Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 85 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 121 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5391 кеше килгән, 5768 пассажир киткән.

1 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +23 - +28 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International