Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 191 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5254 кеше килгән, 5018 пассажир киткән.

31 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +22 - +27 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International