Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 106 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 141 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 99 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5521 кеше килгән, 5716 пассажир киткән.
2 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +20 - +25 градус.