Балык Бистәсе районында М-7 «Волга»-Котлы Бөкәш-Балык Бистәсе автомобиль юлы 23 августка кадәр ябылган

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Балык бистәсе муниципаль районында 23 августка кадәр М-7 «Волга»-Котлы Бөкәш-Балык Бистәсе автомобиль юлының 15,6 км алып 18,3 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.

Машина йөртүчеләргә урап узу өчен М-7 «Волга»-Шумково-Балык Бистәсе һәм М-7 «Волга» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International