Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 90 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5000 кеше килгән, 5341 пассажир киткән.

25 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан. Температура: +26 - +31 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International