16 июльдә техник сәбәпләр аркасында ике шәһәр яны электричкаларының җәдвәлләре үзгәрәчәк. 6925 нче номерлы Кизнер-Казан поезды 20.21 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Казан станциясенә 23.30 киләчәк. 6412 нче номерлы Казан-Арча поезды 18.52 китәчәк, Арча станциясенә 20.49 киләчәк.
17 июльдә өч шәһәр яны электричкаларының җәдвәлләре үзгәрәчәк. 6401 нче номерлы Шәмәрдән-Казан поезды 04.14 кузгалып китәчәк, Казан станциясенә 06.40 киләчәк; 6410 нчы номерлы Казан-Сосновка поезды 20.50 китә, Сосновка станциясенә 00.26 килә; 6412 нче номерлы Казан-Арча поезды 18.52 кузгала, Арча станциясенә 20.49 килә.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.