Яшел Үзәндә льготниклар өчен транспорт картасы кертелә.

2012 елның 10 феврале, җомга

         Татарстанда “Транспорт картасы” проектын тормышка ашыру буенча эшләр дәвам итә.

         Әлеге проектны тормышка ашыру буенча Яшел Үзәндә пассажирларны ташучылар һәм оператор белән җиһазларны арендага алу һәм хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзелә. План буенча беренче кварталда шәһәрнең транспорт предприятияләре һәм маршрутлы автобуслары кирәкле җиһазлар, һәм шул исәптән электрон карталарны саный торган төзелеш белән җиһазландыралачак. Шул ук вакыт өчендә машина йөртүчеләр һәм билет тикшерүчеләр укытылырга тиеш. Санап киткән эшләр үтәлгәчтен үк льготалы категориягә кергән Яшел Үзән халкы электрон социаль картаны куллана алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International