Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында Имәнлек урамын ремонтлау башланган

2018 елның 8 июне, җомга

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 2018 елда Имәнлек урамын ремонтлау башланган - бүген юл эшчеләре борт ташларын сүтүгә һәм булган асфальт-бетон катламын фрезерлауга керешкәннәр.

Ремонт ясалачак участокның озынлыгы 1,725 км тәшкил итә, машиналар йөрү өлешенең киңлеге - һәр якка икешәр полоса белән 14 м. Ремонт барышында 40 000 кв. метрдан артык мәйданда искесен салдырып яңа катлам югары сыйфатлы асфальт-бетон җәеләчәк, иске тротуарлар төзекләндереләчәк һәм яңалары булдырылачак. Борт ташларын урнаштыру һәм горизонталь юл тамгалары төшерү планлаштырылган. Шулай ук ике тукталыш мәйданчыгы күчереләчәк.

Эшләрнең генераль подрядчысы булып «Алексеевскдорстрой» ААҖ тора.

Имәнлек урамы ремонт планына юлларның техник торышы һәм агломерация халкының «Халык контроле», Бөтенроссия Халык Фронтының «Җимерек юллар картасы» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләре нигезендә кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда 36 объект ремонтланачак. Шуларның 26 объекты Футбол буенча дөнья чемпионатының клиент һәм төп туристлык төркемнәренең хәрәкәт маршрутларына кертелгән. Хәзерге вакытта Ленин дамбасына, Әмәт магистрале, Тимирязев, Нигъмәтуллин, Копылов урамнары һәм Подлужная урамы буенча тротуарлар тулысынча ремонтланган. Тәмамлану стадиясендә 10 объект тора, биредә асфальт-бетон өслеге җәелгән, юл хәрәкәтен оештыручы техник чараларны кую буенча эшләр калган. 10 объектта эшләр тулы көченә бара. 10 июньгә кадәр барлык объектлар да файдалануга тапшырылырга тиеш.

Калган 10 объектны ремонтлау Казанда Футбол буенча дөнья Чемпионаты уеннары тәмамланганнан соң башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International