Казанда 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү вакытында пилотсыз очу аппаратларына тыюлар һәм чикләүләр кертелә

2018 елның 22 мае, сишәмбе

        Казанда 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында   һава судноларын, пилотсыз очу аппаратларына (квадрокоптерлар, дроннар, аэростатлар) тыюлар һәм чикләүләр кертелә.

        Чикләүләр 1 июннән 17 июльгә кадәр тәүлек буена кертелә.

         Очышлар өчен тыюлар кертелгән зона «Казан-Арена» стадионы үзәгеннән 10 км радиуста 3050 метр биеклеккә кадәр билгеләнә.

         Очышларны чикләүче зона «Казан-Арена» стадионы үзәгеннән 110 км радиус белән 8100 метр биеклеккә кадәр билгеләнә. Гражданлык һава суднолары, шул исәптән пилотсыз очу аппаратларына, очышлар тыела.

          Әлеге очракларда күрсәтелмәгән, һава киңлекләре белән файдалану буенча эшчәнлек, Россия Федерациясендә 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча региональ ведомствоара оператив штаб рөхсәте белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International