«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Олег Кошевой урамы тулысынча ремонтланачак

2018 елның 20 апреле, җомга

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанның Авиатөзелеш районы Караваево микрорайонында Олег Кошевой урамы тулысынча ремонтланачак.

Аның озынлыгы 853 м тәшкил итә. Ул көнбатыштан төньяк-көнчыгышта таба Соцгород мәйданы янындагы Копылов урамы белән Моторостроителей мәйданы янындагы Дементьев һәм Ижевск урамнары киселешеннән үтә. Ул Копылов, Трамвай, Лиза Чайкина, Годовиков, Дементьев һәм Ижевск урамнары белән кисешә.

Урам Советлар Союзы Герое исеме белән аталган.

Урамда «Крылья Советов» паркы, проект институты, «Казан Гипронииавиапром», Ә.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының 6 нчы бинасы, 145 нче номерлы лицей, авиация техникумы, «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы урнашкан. Шулай ук биредә «Рубин» футбол стадионы урнашкан.

Ремонт барышында 8 700 кв. м мәйданда югары сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетоны катламы җәеләчәк. Шулай ук тротуарлар ремонтланачак, юл тамгалары төшереләчәк, юл билгеләре урнаштырылачак һәм коймалар куелычак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International