«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Ленин дамбасы юлын ремонтлый башлаганнар

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда шәһәрнең интенсив магистрале - Ленин дамбасын ремонтлауга керештеләр. Нәтиҗәдә юл-транспорт вәзгыяте яхшырачак һәм массакүләм пассажир транспорты агымнары тигез бүленәчәк.

Казанның иң мөһим транспорт артерияләренең берсе - Ленин дамбасы шәһәрнең ике зур өлешен бәйли. Дамбаның озынлыгы Меңьеллык Мәйданыннан Эшче урамына кадәр - 1630 метр, юл һәр якка 5 полосадан тора.  Хәрәкәт ешлыгы сәгатенә 2000-2500 автомобиль тәшкил итә.

Дамбаның юл катламы 80% тузган. Ремонт барышында асфальт-бетон япмасының өске катламын алыштыру планлаштырыла. Ленин дамбасын ремонтларга 154,779 млн. сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International