«ЮВТ АЭРО» Красноярскига рейслар ача

2018 елның 16 марты, җомга

«ЮВТ АЭРО» Татарстан авиакомпаниясе март ахырында Красноярскига яңа юнәлешләрен ача.

2018 елның 26 мартында Казан-Томск-Красноярск маршруты буенча очышлар башланачак. Рейслар даими рәвештә дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак. Авиабилетны uvtaero.ru сайтында алган очракта бәясе Казаннан Красноярскига бер якка 6 090 сум тәшкил итәчәк, Томскидан Красноярскига – 4 090 сум.

 2018 елның 27 мартында 27 мартта «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан-Барнаул-Красноярск маршруты буенча очышларга старт бирә. Рейслар даими рәвештә сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Авиабилетны uvtaero.ru сайтында алган очракта бәясе Казаннан Красноярскига бер якка 6 090 сум тәшкил итәчәк, Барнаулдан Красноярскига – 4 090 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International