Яр Чаллыда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 2018 елда шәһәрнең ике интенсив магистрален - Җиңүнең 40 еллыгы һәм Техническая урамнарын ремонтлау планлаштырыла.
Яр Чаллы агломерациясендә әлеге проект кысаларында барлыгы 41,9 км юл ремонтлау планлаштырыла, аның өчен федераль һәм республика бюджетларыннан паритет шартларда 1,46 млрд. сум бүлеп бирелә. Чаллыда ремонт программасына гомуми озынлыкта 32,7 км булган 11 урам керә. Моннан тыш, ремонт кысаларында искергән юл билгеләре алыштырылачак һәм светофор объектлары реконструкцияләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елда Чаллы агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 62,7 км озынлыктагы 52 объект ремонтланды. Юл һәлакәтләре күп булган 9 урында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча чаралар башкарылды.