ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 11 аенда Горький тимер юлы чикләрендә барлык төр элемтәләрдә 145 меңнән артык йөкле һәм буш ЕФЭ (TEU) контейнерлары ташылган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 15% ка югарырак.

18 декабрьдән техник сәбәпләр аркасында Казан – Аэропорт бәйләнеше буенча 6702 нче шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Казан станциясеннән поезд 07:59 сәгатьтә (10 минутка соңрак) китәчәк. Аэропортка 08:30 сәгатьтә килү.

Аэропорт – Казан элемтәсе буенча 6721 нче поезд Аэропорт станциясеннән 07:59 сәгатьтә (1 минут алданрак) китәчәк. Казан станциясенә 08:33 сәгатьтә килү.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казанда Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районының Самосырово торак массивында 2,000 км озынлыктагы Тынычлык урамы ремонтланды.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

15 декабрьдә бер көнгә Арча – Корса аралыгында ремонт эшләре белән бәйле рәвештә Казан – Кукмара бәйләнеше буенча 6420 нче шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.

Горький тимер юлы ерак юлга баручы юл йөрү документларының гомуми санынан электрон билетлар сату өлеше үсешен теркәп бара.

ДОМ. РФ инфраструктура облигацияләре механизмы аша А295 Йошкар-Оладан М7 «Волга» кадәр трасса төзүгә 4,3 млрд сум юнәлтәчәк. Проектны финанслау турында килешүне Усеш институты «ТатДорТрансИнвест» компаниясе белән имзалады, ул проектны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.


12
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

12 декабрьдән пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен Бөгелмә – Кандра-Бөгелмә шәһәр яны поездлар Ефановка һәм 1331км тукталыш пунктларында тукталачак.

Горький тимер юлы төбәкләрендә күп кар яву сәбәпле, магистраль хезмәткәрләре юлларны, пассажир платформаларын, җәяүлеләр күперләрен һәм тоннельләрне кардан һәм боздан чистарту буенча эшне көчәйтәләр.


11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

2024 елның гыйнварында Red Wings авиакомпаниясе Мәскәүгә (Жуковский аэропорты) яңа даими рейслар башкаруга керешәчәк.

2023 елда Горький тимер юлы чикләрендә барлык ремонт төрләре белән 365 кичү яңартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International