Казан – Аэропорт – Казан элемтәсе буенча ике шәһәр яны поездының расписаниесе 18 декабрьдән үзгәрәчәк

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

18 декабрьдән техник сәбәпләр аркасында Казан – Аэропорт бәйләнеше буенча 6702 нче шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Казан станциясеннән поезд 07:59 сәгатьтә (10 минутка соңрак) китәчәк. Аэропортка 08:30 сәгатьтә килү.

Аэропорт – Казан элемтәсе буенча 6721 нче поезд Аэропорт станциясеннән 07:59 сәгатьтә (1 минут алданрак) китәчәк. Казан станциясенә 08:33 сәгатьтә килү.

Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүмат алырга мөмкин:

- мобиль кушымтада "РЖД пассажирларга";

- сайтта https://sodruzhestvoppk.ru;

- 8 (937) 625-04-33 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International