Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Татарстан Республикасы төбәге идарә үзәгенең туры эфирында катнашты. Ул "Имин сыйфатлы юллар" милли юл проектын гамәлгә ашыру һәм төбәктә урам-юл челтәре эшләре программасы кысаларында нинди чаралар уздырылуы турында сөйләде.
Бүген Фәрит Хәнифов М-11 Санкт-Петербург - Мәскәү трассасында пилотсыз КАМАЗ йөк машиналарының хәрәкәтен башлатып җибәрүдә катнашты. Чарада шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, РФ транспорт министры Виталий Савельев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, КАМАЗ оешмасы генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
23 июньнән "Восточная" автовокзалыннан Казаннан Соль-Илецкка төбәкара автобус маршруты ачыла. Маршрут Чистай, Әлмәт һәм Оренбург торак пунктлары аша барачак.
2023 елның 5 аенда Горький тимер юлында хщрщкщт итъче ике катлы поездларда 677 мең пассажир узган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18 процентка күберәк.
«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында «Азеево-Чирмешән-Шентала» региональ әһәмияттәге автомобиль юлының км 48,2 – км 48,4 һәм км 49,5 – км 51,3 участоклары ремонтлана. Юл III-техник категориягә туры килә. Участокның озынлыгы 2 км тәшкил итә. Әлеге чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 37 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Бүген республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә татар милли бәйрәме Сабантуй уздырыла. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Теләче районы Сабантуенда катнаша.
Яңа компаниядә "Метеор 2020" тизйөрешле пассажир судносына һәм "А 217" пассажир теплоходы белән идарә итү өчен эшләү өчен капитан - алыштыручы механик һәм алыштыручы капитан, механиклар таләп ителә. Шулай ук мотористлар - рулевой һәм матрослар да таләп ителә.
6749 нчы номерлы поезд Казан станциясеннән көн саен 14.03 сәгатьтә китәчәк. Борындык станциясенә килү вакыты - 17.38 сәг.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов М-11 «Нева» федераль трассасында пилотсыз логистика коридорын карады. Министр Фәрит Хәнифовны "Автодор" ДК Санкт-Петербург филиалы директоры урынбасары Алексей Филимонов озата йөрде.
«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Түбән Камадагы Вахитов проспектына капиталь ремонт ясала. Әлеге чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 299 млн сум акча бүлеп бирелгән.