ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2025 ел
җомга

Бүген А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында «Бульдозер белән идарә итү» һәм «Экскаватор белән идарә итү» компетенцияләрендә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» төбәк чемпионатына йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов катнашты.

Горький тимер юлы хезмәткәрләре язгы ташу суларын авариясез үткәрүгә әзерлек буенча планлы эшкә керештеләр. Тимер юл инфраструктурасының юылуын һәм зарарлануын кисәтү һәм бетерү өчен 28 поезд формалаштырылган.


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында тимер юл транспортына йөкләр төяү һәм Татарстанда буш вагоннар профицитын туплау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

2025 елның гыйнвар-февралендә Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә 2,5 млн тоннага якын йөк төялгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,7% күбрәк.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү чорында пассажирларга уңайлы булсын өчен шәһәр яны поездларының составы арттырылды

 


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

Язгы - җәйге расписаниедә Nordwind Airlines очыш программасы Казан - Әстерхан маршруты буенча турыдан-туры даими рейс белән тулыландырылачак.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатларында, 2025 елда юл эшләре программасы нигезендә 2024 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башланган  объектлар буенча эшләр дәвам итәчәк.

Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институтының – «Идел дәүләт су транспорты университеты» Казан филиалында Попечительләр советының еллык утырышы булды.


4
март, 2025 ел
сишәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Тәтеш муниципаль районы хакимиятендә 2025-2030 елларда Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасында транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Тәтеш, Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары башкарма комитетлары башлыклары һәм җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International