Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5871 кеше килгән, 5707 пассажир киткән.
28 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көндез урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +18 - +23 градус.