Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 25 августы, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 21 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 92 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5690 кеше килгән, 5193 пассажир киткән.

  

25 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көндез күпчелек районнарда яңгыр, яшен һәм боз явуы ихтимал, җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +22 - +27 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International