Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 79 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 123 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5107 кеше килгән, 4950 пассажир киткән.
23 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, томан, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +27 - +32 градус.