Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 79 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4671 кеше килгән, 5004 пассажир киткән.

  

22 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +25 - +30 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International