Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, 82 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 105 рейс башкарылган, шул исәптә 26 чартер, 33 халыкара рейслар. 5724 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 5343 кеше килгән.