Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, 71 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 12 халыкара рейслар. 5122 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 5519 кеше килгән.