Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, 65 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 99 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 24 халыкара рейслар. 4461 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 5232 кеше килгән.