Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, 73 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 107 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 34 халыкара рейслар. 6105 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 5473 кеше килгән.