Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, 64 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 16 халыкара рейслар. 5411 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 5068 кеше килгән.