Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 127 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, 65 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 27 халыкара рейслар. 4594 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4790 кеше килгән.