Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, 89 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 25 халыкара рейслар. 4489 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4797 кеше килгән.