Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, 37 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 30 халыкара рейслар. 5190 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4400 кеше килгән.