Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 28 июле, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 21 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4705 кеше килгән, 4755 пассажир киткән.

  

28 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, иртән һәм көндез кайбер районнарда яшен,  җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +26 - +31 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International