Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 86 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4910 кеше килгән, 5714 пассажир киткән.
25 нче июльдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Температура: +19 - +24 градус.