Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 63 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 24 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5183 кеше килгән, 5936 пассажир киткән.
24 нче июльдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +19 - +24 градус.