Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 87 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4700 кеше килгән, 4484 пассажир киткән.
21 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көндез кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм боз явуы ихтимал, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +21 - +26 градус.