Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 20 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 67 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4130 кеше килгән, 4568 пассажир киткән.
20 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Температура: +22 - +27 градус.