Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 67 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 92 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5100 кеше килгән, 5122 пассажир киткән.
18 нче июльдә республикада күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, җил көньяктан көнбатышка таба күчә. Температура: +24 - +29 градус.