Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 72 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 29 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5967 кеше килгән, 6039 пассажир киткән.
17 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал, җил тотрыксыз. Температура: +26 - +31 градус.