Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4636 кеше килгән, 4602 пассажир киткән.
14 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан. Температура: +23 - +28 градус.