Россиянең "Победа" лоукостеры Түбән Кама-Мәскәү маршруты буенча яңадан рейс ача

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

25 нче сентябрьдән "Бигеш" халыкара аэропортыннан "Победа" авиакомпаниясенең Мәскәүгә (Внуково) даими рейслары яңадан старт ала.

Яңа рейска авиабилетлар сатуда инде. Очышлар көн саен Boeing 737-800 лайнерларында түбәндәге җәдвәл буенча башкарылачак: Внуководан очыш 18.20, Бигешкә 20.05 килә; Бигештән 20.40 оча -  Внуковога 22.25 төшә.

Хәзерге вакытта "Бигеш" аэропортыннан Мәскәүгә очышларны "Аэрофлот" (көнгә өч тапкыр), "Сибирь" (көн саен) һәм Nordwind Airlines (көн саен) авиакомпанияләре башкара.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International