Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 90 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 92 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4338 кеше килгән, 5457 пассажир киткән.
11 нче июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +18 - +23 градус.