Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 64 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4758 кеше килгән, 5250 пассажир киткән.
10 нчы июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, боз, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +16 - +21 градус.