Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 89 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5120 кеше килгән, 5210 пассажир киткән.
7 нче июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +14 - +19 градус.