14 нче июльдән Казан - Йошкар-Ола - Казан һәм Йошкар-Ола – Табашино - Йошкар-Ола шәһәр яны поездлары маршрутлары озайтыла

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

14 июльдән алып 29 сентябрьгә кадәр Казан - Йошкар-Ола – Казан һәм Йошкар-Ола – Табашино - Йошкар-Ола шәһәр яны поездларының маршрутлары озайтыла.

Җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә түбәндәге поездлар хәрәкәт итәчәк: 6383 нче номерлы Казан – Йошкар-Ола поезды (Казаннан 15.10 китә, Йошкар-Олага 18.22 килә), 6453 нче номерлы Йошкар-Ола – Табашино поезды (Йошкар-Оладан 18.50 китә, Табашинога 20.12 килә).

Дүшәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә - 6382 нче номерлы Йошкар-Ола – Казан поезды (Йошкар-Оладан 07.40 китә, Казанга 11.02 килә) һәм 6452 нче номерлы Табашино – Йошкар-Ола поезды (Табашинодан 05.01 китә, Йошкар-Олага 06.35 килә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International