Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 58 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4930 кеше килгән, 5244 пассажир киткән.

  

27 нче июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән яңгыр, иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен, боз явуы ихтимал, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +21 - +26 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International