1 нче июльдән Ижевск-Чур һәм Чур-Ижевск шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрә

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

         1 нче июльдән Удмуртия Республикасы буенча хәрәкәт итүче Ижевск-Чур һәм Чур-Ижевск шәһәр яны поездларының  җәдвәлләре үзгәрә.

         1 нче июльдән 6451 нче номерлы Ижевск-Чур һәм 6452 нче номерлы Чур-Ижевск шәһәр яны поездлары җәдвәлдән чыгарыла.

         1 нче июльдән 6458 нче номерлы Ижевск-Чур (Ижевскидан китү вакыты 13.00, Чурга  килү вакыты 14.05) һәм 6457 нче номерлы Чур-Ижевск (Чурдан китү вакыты 14.59, Ижевскига килү вакыты 16.07) шәһәр яны поездлары көн саен йөриячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International