Мөслим муниципаль районында 7 июльдән 1 сентябрьгә кадәр "Мөслим-Иске Сәет"-Туруш автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Урап узар өчен автомобильчеләргә төбәк әһәмиятендәге Мөслим-Иске Сәет һәм Мари-Буляр-Осиновка-Кырын Тау автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.