Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 15 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 67 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 136 рейс башкарылган, шул исәптә 24 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5420 кеше килгән, 6464 пассажир киткән.
26 нчы июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +21 - +26 градус.