Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,45 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,76 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 25 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4960 кеше килгән, 5228 пассажир киткән.
22 нче июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр, урыны белән яшен, боз, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +18 - +23 градус.