Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 94 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,26 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,68 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 103 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4241 кеше килгән, 4541 пассажир киткән.
14 нче июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Температура: +17 - +22 градус.