2 нче октябрьгә кадәр 6001 нче номерлы Казан-Свияжск һәм 6476 нчы номерлы Свияжск-Арча шәһәр яны поездларының маршрутлары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Түрлемәгә кадәр озынайтыла.
6001 нче номерлы Казан-Свияжск поезды Свияжскига кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк, соңыннан түбәндәге маршрут буенча: Свияжск (9.37-9.38), 746 км т.п. (9.44-9.45), Шырдан т.п. (9.53-9.54), Воробьевский т.п. (9.57-9.58), Түрлемә (10.03 сәгатьтә килеп җитә).
6476 нчы номерлы Свияжск-Арча поезды түбәндәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк: Түрлемә (10.46 сәгатьтә кузгала), Воробьевский т.п. (10.52-10.53), Шырдан т.п. (10.55-10.56), 746 км т.п. (11.04-11.05), Свияжск (11.11-11.12), соңыннан – гамәлдәге җәдвәл нигезендә.