2017 елгы Конфедерацияләр кубогы матчларын уздырган көннәрдә Казан-Аэропорт-Казан маршруты буенча йөри торган шәһәр яны поездлары тукталышсыз хәрәкәт итәчәк. Әлеге тәртип 18, 22, 24 һәм 28 июнь көннәренең төн уртасыннан 19, 23, 25 һәм 29 июньнең 6.00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.
Матч көннәрендә әлеге маршрутлардагы шәһәр яны поездлары саны тәүлегенә 24 парга кадәр арттырылачак.